Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда ятим балалар торак сатып алу өчен 4,4 млн сум түләү ала алачак

Татарстан Дәүләт Советының 51 нче утырышында депутатлар тиешле закон проектын кабул итте.

Татарстанда ятим балаларга торак сатып алуга сертификатлар кертелә. Шулай итеп, алар торак фондыннан түләү яки фатир алуны сайлый алачак.

«Федераль закон нигезендә ятим балаларга торак ярдәме күрсәтүнең өстәмә чарасы — шәхси милеккә торак алу яки кредитны тулысынча кайтару өчен түләү кертелде. Шуңа бәйле рәвештә Татарстан законнарына үзгәрешләр кертүче республика закон проекты эшләнде», — дип сөйләде Татарстан Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина закон проектын тәкъдим итеп.

Түләү бер тапкыр бирелә, һәм аны алган кеше киләчәктә махсус торак фондыннан фатирга дәгъва итә алмый, дип төгәллек кертте ул.

Түләү алу хокукы расланган керем минималь хезмәт хакыннан ким булмаган, салым бурычы, психик авырулар, алкоголь яки наркотикларга бәйлелек, хөкем ителү булмаган 23 яшькә җиткән ятим балаларга бирелә, дип өстәде Асадуллина.

Министр урынбасары сүзләренчә, түләүдән файдаланып сатып алына торган торак мәйданы 33 кв. метрдан ким булмаска тиеш. Минималь түләү күләме Татарстандагы торакның уртача базар бәясеннән чыгып исәпләнә. Хәзер түләү якынча 4,4 млн сум тәшкил итәргә тиеш.

Быел 600дән артык ятим баланы торак белән тәэмин итү планлаштырыла. 1 гыйнварга торак алу исемлегендә 3,5 меңнән артык кеше исәпләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса