Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда ир-ат телефоннан интим темага сөйләшкән өчен 17 яшьлек кызын үтергән

Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Ютазы районында яшәүче ир-ат 17 яшьлек кызын үтергән. Ул аның интим эчтәлектәге телефон сөйләшүен ишеткән. 

Тикшерүчеләр ачыклаганча, әти кеше кызының телефон аша интим эчтәлектәге сөйләшүен тыңлап торган. Шуннан соң алар арасында низаг килеп чыга һәм ир-ат кызын баскычтан этеп җибәрә. Алынган җәрәхәтләрдән кыз вафат була. Шуннан соң ул мәетне елгага батырырга карар иткән.

27 апрельдә полиция хезмәткәрләренә Ютазы районында яшәүче 17 яшьлек кызның югалуы турында хәбәр итәләр. Кызның гәүдәсен Ык елгасыннан табып алганнар. 47 яшьлек әти кеше кулга алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса