Татарстанда кемнәр ана капиталыннан айлык түләү ала алуы билгеле
Бүгенге көндә ул 14 621 сум тәшкил итә
Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме чараларының берсе булып ана капиталы акчаларыннан айлык түләү санала.
Түләү күләме төбәктәге балалар өчен төбәк яшәү минимумы күләменә тигез. Татарстанда бүгенге көндә ул 14 621 сум тәшкил итә, ә киләсе елда ул 15 615 сумга кадәр артачак.
Түләү шартлары:
- гаиләнең ана капиталының файдаланылмаган калган өлеше булырга тиеш;
- балага әле 3 яшь тулмаган булырга тиеш (гаиләдә мондый яшьтәге берничә бала булган очракта, пособие һәр балага рәсмиләштерелә, моның өчен бер генә гариза тапшырырга кирәк;
- гаиләнең җан башына уртача кереме төбәкнең яшәү минимумыннан ике тапкырдан да артыграк булмаска тиеш.
Әгәр түләүне алу өчен ана капиталы сертификаты рәсмиләштерелгән кеше, баланың законлы вәкиле, опекуны яки ышанычлы зат мөрәҗәгать итә ала — бу очракта гаризаны күпфункцияле үзәк яки Социаль фонд аша бирергә мөмкин.
Гариза бала туган яки уллыкка алынганнан соң беренче алты айда тапшырган очракта, түләү бала туган айдан башлап бирелә. Соңрак мөрәҗәгать иткән очракта исә түләү гариза биргән айдан башлап билгеләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia