Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда кыяр кыйммәтләнгән, калган яшелчәләр арзанайган

Татарстанстат шул хактагы мәгълүматларны игълан итте.

Татарстанда бер атна эчендә – 27 марттан 3 апрельгә кадәр – кайбер яшелчәләр арзанайган, ә кыяр кыйммәтләнгән. 

Статистикадан күренгәнчә, кыяр бер атна эчендә 5 процентка диярлек (килограммы 162 сумнан 170 сумга кадәр) кыйммәтләнгән. Моннан тыш, сыер ите (килограммы 481 сумга кадәр), ярымысланган колбаса (505 сумга кадәр) һәм туңдырылган балыкның бәясе дә (207 сумга кадәр) бераз күтәрелгән.

Бер атна эчендә барыннан да элек суган арзанайган – килограммы 51,5 сумнан 50 сумга кадәр. Шулай ук чөгендер (33 сумга кадәр), кәбестә (20,7 сумга кадәр) һәм дуңгыз итенең бәясе дә (259 сумга кадәр) кимегән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса