Татарстанда кырау төшүе көтелә
Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.
ТР Гидрометеоүзәгенең 12 октябрьгә фаразыннан күренгәнчә, республикада салкын һава торышы саклана.
Бүген Татарстанда җилле булачак, яңгыр белән кар явуы ихтимал. Көндез +4.. + 9, төнлә -2..+2 градус булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа