Татарстанда кыска вакытлы яңгыр һәм көчле җил көтелә
Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Бүген, 9 июньдә, көндез Татарстанда төньяк-көнбатыштан көчле җил көтелә, аның тизлеге секундына 15-17 метрга җитәчәк.
Пәнҗешәмбе көнне республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Төнлә +8..+13 градус, көндез +17..+22 градус җылылык фаразлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа