Татарстанда Сабантуйлар кайчан узачагы билгеле
Тиешле указга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
Сабантуй быел Казанда 19 июньдә узачак.
Татарстан авылларында, район үзәкләрендә бәйрәм 11-13 июньдә, ә Яр Чаллыда 18 июньдә узачак.
Татарстан Министрлар Кабинетына җирле үзидарә органнары белән берлектә бәйрәм чараларын күрсәтелгән даталарда үткәрүне тәэмин итү йөкләнгән. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Җирле үзидарә органнарына, иҗтимагый берләшмәләргә һәм оешмаларга бу эштә актив катнашырга тәкъдим итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа