Татарстанда уртача хезмәт хакы 50 065 сум тәшкил итә
Бу хакта Премьер-министрның беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин белдергән.
Быел гыйнвар – июнь айларында Татарстанда уртача хезмәт хакы 50 065 сум тәшкил иткән.
Хезмәт хакы күләме ягыннан республика Идел буе федераль округы төбәкләре арасында алдынгылыкта бара. Статистика мәгълүматларына караганда, 2022 елның гыйнвар-июнь айлары чорында айлык уртача эш хакы, узган елның шушы ук чорындагыга караганда 17,5 процентка артып, 50 065 сум тәшкил иткән”, – дигән Нигъмәтуллин Россия субъектлары югары вазыйфаи затлары эшчәнлеген бәяләү күрсәткечләрен үтәү мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа