Татарстанда хайваннарны кышкы исәпкә алу башланды
Җәмгыять

Татарстанда хайваннарны кышкы исәпкә алу башланды

Бу хакта Биоресурслар буенча Татарстан дәүләт комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанда хайваннарны кышкы исәпкә алу башланды – бу аучылык ресурсларының 18 төренә дәүләт мониторингы кысаларында ел саен үткәрелә торган чара. Бу хакта Биоресурслар буенча Татарстан дәүләт комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Быел ул өч яңа методика – кышкы маршрут исәбе, авиация исәбе, ясалма концентрация урыннарында исәпкә алу буенча оештырылган. Алар аучылык мәйданнарында хайваннар саны турында мөмкин кадәр дөрес мәгълүмат алу мөмкинлеге бирәчәк», – дип сөйләделәр ведомствода.

Урман хайваннары исәбен алу 15 мартта тәмамланачак, анда Биоресурслар буенча Татарстан дәүләт комитеты һәм аучылык хуҗалыклары белгечләре, егерьлар, җәмәгать инспекторлары һәм теләк белдергән аучылар катнашачак.