Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанлыларга террор акты турында ялган хәбәр өчен җаваплылык турында искәрттеләр

Бу хакта Федераль иминлек хезмәтенең ТР буенча идарәсендә искәрттеләр.

Әзерләнә торган террор актлары турында ялган хәбәр өчен җинаять җаваплылыгы янарга мөмкин.

Ведомство мәгълүматлары буенча, соңгы вакытта республикада чит ил электрон почта әрҗәләре сервисларыннан мөһим объектларга карата әзерләнә торган терактлар турында мәгълүматлар ешайган. Шулай ук ТР территориясендә санкцияләнмәгән митинглар һәм урам йөрешләрендә катнашу һәм үткәрүгә чакырган телеграм-каналлар саны да арткан.

Федераль иминлек хезмәтенең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре төбәктә яшәүчеләрне коткыга бирелмәскә, төрле чыганаклардан ала торган мәгълүматны җентекләп тикшерергә һәм анализларга, шундый шалтыратулар турында хокук саклау органнарына хәбәр итәргә чакыра.

Моннан тыш, ведомствода республика халкына ТР территориясендә пилотсыз очу аппаратларын куллану кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык турында да искәрттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса