Җәмгыять

«Татмедиа» республика агентлыгы MAX каналын ачты

Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә

«Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы MAX Россия мессенджерында рәсми канал ачты.

Элегрәк, ноябрь уртасында, MAX мессенджерының кулланучылар саны 55 млн га җиткәнлеге билгеле булды.