Иван Алексеевич Додосов – Питрәч авылында туып-үскән, күптән түгел Россия Герое исемен алган майор.
"ТНВ – Яңа Гасыр" телеканалында "Ватандашлар: Иван Додосов - Россия Герое" дигән фильм дөнья күрде.
10 августта Питрәчтән Иван Додосовка Россия Герое исеме һәм "Алтын йолдыз" медале бирелде. Фильм Иван Алексеевичның әти-әнисе, якыннары, педагоглары, хезмәттәшләре һәм, әлбәттә, геройның шәхесен ача.
Герой белән якыннан түбәндә күрсәтелгән фильмда танышырга була