Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

ТР Милли музеена һәм аның филиалларына керү бушлай булачак

Акция айның беренче сишәмбесендә уза, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.

Казанлылар һәм шәһәр кунаклары 1 августта Татарстанның Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай керә алачак.

Акция Габдулла Тукай әдәби музеена, М.Горький һәм Ф. Шаляпин музеена, В.Ленинның музей-йортына, М.Җәлилнең музей-фатирына, Е.Боратынскийның музей-йортына, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалына, Ш.Камалның мемориаль фатиры белән татар әдәбияты тарихы музеена һәм К.Насыйри музеена кагылачак.

Учреждениеләрнең эш графигы белән ТР Милли музее сайтында «Филиаллар» дигән таблицаны сайлап танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса