Түбән Каманың элеккеге башлыгы Рамил Муллин СИЗОга җибәрелде
Чаллы суды шундый карар кабул итте
Яр Чаллы суды Түбән Каманың элеккеге башлыгы Рамил Муллинны 3 февральгә кадәр СИЗОга җибәрде.
Тикшерү версиясе буенча, Муллин һәм билгесез затлар 2024 елның ноябреннән алып, үзенең вазифаи вәкаләтләрен арттырып, эшмәкәр Әхәтовның яңа хәрбиләрне җыю буенча хезмәтләрне үтәмәвен белә торып, эшләрнең үтәлүе турындагы документларга кул куйганнар. Әхәтов контрактка кул кую өчен китерелгән һәр яңа хәрби өчен йөз мең сумга якын акча алган.
Рамил Муллин үз гаебен танымады. Суд аны ике айга сак астына алырга карар чыгарды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia