Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына төп бурычлар билгеләнде

Бу хакта Татарстан мәдәният министры хәбәр итте.

Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова 2021 ел — Туган телләр елында — төр чаралар буенча Республика планында 143 чара каралганын әйтте.
«Татарстанда, Россия һәм дөньяда яшәүче халыклары телләре һәм әдәбиятларын өйрәнү өчен шартлар тудыру кирәк», — диде министр. Бу бурыч туган телләрдә диктантларны, нәфис әдәбият тәрҗемәләрен, телләр көннәрен, шагыйрь, язучылар юбилейларына багышланган кичәләрне, флешмоб, әдәби акцияләрне үз эченә ала.
Төрле халыкларның тарихы, традицияләре, мәдәниятләре турында белемнәрне саклау, популярлаштыру буенча фәнни-методик белемнәрне камилләштерергә, Россия һәм дөнья халыклары телләре һәм мәдәниятләрен өйрәнүгә балалар һәм яшьләрне җәлеп итү кирәк», — диде министр.
Шулай ук ул арлык милләтләрнең традицион мәдәниятләренең үсешенә юнәлдерелгән иҗади башлангычларны хуплап, аларны үстерү кирәклегенә басым ясады. Дәүләт бәйрәмнәре, истәлекле даталар, теле-радиотапшырулар, төрле фәнни конференцияләргә игътибар артачагын әйтте.
Татарстанда 3806 мәдәният учреждениесе бар. 164 мәдәни объект төзелгән, 500дән артыгы төзекләндерелгән.

ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса