Аучыны тоткарлаганнар, ул гаебен таныган
Югары Ослан районында 42 яшьлек питрәчлене хөкем итәчәкләр, ул законсыз ауда гаепләнә.
Исегезгә төшерәбез, узган елның 1 октябренә каршы төндә ир-ат арендага алынган автомобильдә рөхсәтсез Югары Ослан районы территориясендә ау оештырган. Ул барлыгы тугыз куянны аткан, нәтиҗәдә 39 мең сумлык зыян китергән.
Гаепләнүче үз гаебен таныды, эш судка җибәрелде.