Тычканнар арту сәбәпле, бакчаларга барганда сак булырга киңәш ителә
Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.
Татарстанда кимерүчеләр саны артуы көтелә. Бу кыш карлы булу сәбәпле, үрчү өчен уңай шартлар туу белән аңлатыла.
Яз көне бакчага беренче килүдә үк тычканнарга каршы агу алырга кирәк. Аларны сарай, йорт, корылма, җир кишәрлеге тирәсенә куеп чыгарга киңәш ителә», — ди Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан буенча филиалы җитәкчесенең урынбасары Любовь Занина.
Аның сүзләренчә, бакчада эшләгәндә һәм бакча йортын җыештырганда перчатка һәм медицина битлеге кияргә кирәк.
Бу тычкан бизгәгеннән саклану өчен кирәк», — дип ачыклык кертте ул.
Апрельдә кар эреп беткәч тә, агачларны һәм куакларны корткычларга каршы эшкәртергә кирәк, диде белгеч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа