Җәмгыять

Владимир Ленин турындагы истәлекләрнең ничек саклануы турында

Биредә аның бала чагы һәм сөргене узган.

Һәр авыл исеменең үз тарихы бар. Питрәч районында иң билгеле тарих, мөгаен, Ленино-Кокушкиноныкыдыр. "Кокушкино" сүзенә авыл халкы үз теләге белән "Ленино" дип өстәгән. Бүгенге көндә авылга игътибар җәлеп итеп торучы төп урын - элек Владимир Ильичның бабасы Александр Бланкның утары булган музей-тыюлык. Бланклар гаиләсендә алты бала үскән. Кызларның берсе, Мария Александровна, бөек Ленинның әнисе булган.

Ульяновлар гаиләсе. Мария Александровна һәм Илья Николаевич балалары белән.
Ульяновлар гаиләсе. Мария Александровна һәм Илья Николаевич балалары белән.

Кечкенә Володяның балачагы

Светлана Коновалова, музей мөдире:

– Александр Бланк яңа туган оныгы Володя белән танышырга өлгергән. Владимир Ильичның апасы Анна Ильинична болай дип искә ала: «Соңгы җәйдә ул бер тапкыр Кокушкинодагы йортның, әни белән без, балалар, урнашкан мезонинына баскычтан менде һәм әни аңа шул елның язында туган Володяны, күтәреп күрсәткәнен хәтерлим. Мөгаен, бабай баланы табиб күзлегеннән дә карагандыр».

1886 елга кадәр, һәр җәй диярлек Ульяновлар гаиләсе җәйне Кокушкинода үткәргән. Александр Бланкның утары Үшнә елгасы ярында урнашкан. Балалар өчен иң зур ләззәт – су коену була. Кечкенә вакытта, әле йөзә белмәгәндә, яр буенда, йә күпер янында сай урында, йә коену тартмасында коенганнар. Җиде-сигез яшьтә һәр бала инде киң булмаган елганы йөзеп чыга алган, әгәр ял итмичә каршы ярга чыгып, кире кайта алса, бала инде йөзә белүче дип саналган.

Володя Ульянов Кокушкинода. Рәссам: Б.С.Соколов.
Володя Ульянов Кокушкинода. Рәссам: Б.С.Соколов.

Кокушкинода булган вакытта Илья Николаевич тирә-яктагы кырлар һәм урманнар буйлап походлар оештырган. Шул ук вакытта алар Мария Александровна белән бергә туганнарының балаларын да алып, зур төркем булып, көне буе да йөреп кайтканнар. Еш кына гөмбә һәм җиләк җыярга урманга барганнар. Илья Николаевич шаяртып: "Максат җиләк җыю һәм балаларны югалтмау" дип әйтә торган булган. Өйдән бер-ике чакрым ераклыктагы – Бутырка тегермәненә, елганың биек ярындагы наратлыкка, яки «Эшләпә» дип аталган Черемышево наратлыгына барганнар.

Ульяновларның балалары үзләренең туганнары һәм авылдагы дуслары белән уйнаганнар. Кокушкино балаларының барлык уеннарын һәм шөгыльләрен Владимир Ульянов та бик яраткан. Аның аеруча яраткан уены самострел (обручтан ясалган җәя) була. Бу самострел белән ул, барлык крестьян балалары кебек үк, ерак кырга яки чишмә янына киткән һәм анда куликлар атып алырга тырышкан.

Владимир Ульяновның беренче сөргене

Диляра Хәбибрахманова, «Ленино-Кокушкино» музее фәнни хезмәткәре:

Диләрә Хәбибрахманова

– Владимир Ильич монда балачагында һәр җәен үткәрүдән тыш, аның тормышындагы беренче сөргене дә монда үткән. 1887 елда ул Казан университетының юридик факультетына укырга кергән. Ә берничә ай узгач, 1887 елның 4 декабрендә, студентлар җыенында актив катнашкан. Казан студентлары инспектурага, югары белем алу өчен сословие чикләүләренә, иптәшләрен полицейскийларның җәберләвенә каршы протест белдерергәннәр. Протест йөзеннән күп студентлар ректор өстәленә үзләренең студент билетларын ташлаганнар, шул исәптән Владимир Ульянов та. Моның өчен аны Кокушкино авылына сөргенгә җибәргәннәр.

Нәкъ менә монда аның сөрген елы үткән. Владимир Ульянов флигельдә урнашкан. Үзлегеннән белем алу белән шөгыльләнгән. Соңрак ул бу турыда болай дип искә алган: «Минем тормышымда, хәтта Петербург төрмәсендә һәм Себердә дә, Казаннан авылга сөргенгә җибәрелгән елдагы кебек күп укыганым булмады. Бу иртәннән кичкә кадәр үзлектән белем алу иде. Мин университет курсларын укыдым. Төрле сәнгать әсәрләрен укыдым, Некрасов белән бик мавыктым. Ләкин иң күбе «Современник», «Отечественные записки», «Вестник Европы» журналларында басылган мәкаләләр белән таныштым».

Кокушкинода Ленин сөрген вакытында яшәгән флигель.
Кокушкинода Ленин сөрген вакытында яшәгән флигель.

1888 елда киткәннән соң, ул монда, кызганычка каршы, бүтән кайтмаган. Ләкин ул соңрак үз тормышында моннан да матуррак һәм якынрак авыл булмавын әйткән.

Мәктәп музее

Диана Мортазина Ленино-Кокушкино мәктәбендәге туган якны өйрәнү музее җитәкчесе

Диана Мортазина

– Безнең мәктәп тарихы бик кызыклы документтан башлана: бу Кокушкино крестьяннарының 1922 елның 22 декабрендә Владимир Ильич Ленинга язган хатлары. Анда алар авылда һөнәр һәм грамота мәктәбе төзүне сорыйлар. Һәм 1923 елда бай крестьян йортының бер яртысында шундый мәктәп ачыла. Аның беренче укытучысы Владимир Ленинның туганнан туган сеңлесе Евдокия Жакова-Ардашева була. Ул Казаннан балаларны укытырга махсус кайта. Шулай ук Кокушкино крестьяннары Владимир Ильичтан мәктәпкә аның мәрхүм әнисе Мария Александровна Ульянова исемен кушуны сорыйлар.

Бүген безнең музеебызның бер залы тулысынча Ульяновлар гаиләсенә багышланган. Владимир Ильич бик талантлы, сәләтле бала булган. Биш яшеннән укый белгән, сигез яшеннән фортепианода уйнаган. Скрипканы бик яраткан. Ульяновлар гаиләсендә музыка беренче урында торган.

Мәктәп музеенда Владимир Ленин скульптурасы
Мәктәп музеенда Владимир Ленин скульптурасы

Музейның бер почмагында Ленинның белем алу юлы күрсәтелгән, анда ул утырган партаның фотосы бар. Үзәктә – Ленинның студент елларындагы портреты. Без скульптураларга аеруча сакчыл карыйбыз. Алар арасында – Владимир Ленинның Кокушкинода сөргендә булганын чагылдырган кулында китап тоткан фигурасы. Кайвакыт балалар: «Ни өчен скульптура ак төстә?» – дип сорыйлар. Бу төс кышны гәүдәләндерә – ул монда декабрьдә килгән.

Безнең мәктәп янына Мария Александровнаның бюсты куелган. Һәм безнең учреждениенең рәсми рәвештә дә аның исемен йөртүен теләр идек – безнең бабаларыбыз теләгәнчә.

«Ленино-Кокушкино» музее бүген

2019 елның 1 июленнән «Ленино-Кокушкино» музей-тыюлыгы реставрациягә ябылган. 2022 елда янгын нәтиҗәсендә флигель юкка чыккан иде. 2022 елның 30 октябрендә музей-тыюлык Татарстан Республикасы Милли музее составына кергән. 2026 елның апрелендә флигельне реставрацияләү эшләү тәмамланган. Хәзерге вакытта флигельдә экспонатлар кую өчен музей әйберләрен әзерләү эше бара.

Әйберләрнең бер өлеше инде реставрацияләнгән. Алда – утарның төп йортын капиталь ремонтлау һәм территорияне төзекләндерү, шул исәптән керү зонасын тәртипкә китерү.

Владимир Ленин бабасының утардагы ике катлы йорты.
Владимир Ленин бабасының утардагы ике катлы йорты.

Музей реставрациядә булуга карамастан, килергә теләүчеләр өчен, эш көннәрендә иртәнге 7 дән кичке 5 кә кадәр ачык. Монда экскурсияләр, истәлекле даталарга чаралар үткәрелә. Ел саен музейга якынча 2,5 мең кеше килә: алар арасында өлкән буын да, мәктәп укучылары да бар.

Ленин гаиләсенең тарихы күрше Черемышево авылы белән дә тыгыз бәйләнгән. Бу авыл чиркәвендә Владимир Ильичның әти-әнисе кәбен койдырган, ә зиратта аның туганнары, шул исәптән бабасы Александр Бланк җирләнгән.

ФОТОРЕПОРТАЖ