Яшь питрәчлеләрне палаткалы лагерьда ял итәргә чакыралар
Җәмгыять

Яшь питрәчлеләрне палаткалы лагерьда ял итәргә чакыралар

12 яшьтән 16 яшькә кадәр балалар кабул ителә.

6 августтан 12 августка кадәр Питрәч авылында бушлай хәрби-патриотик чатыр лагере оештырылачак.

Кыз-малайларны хәрби сәнгатьнең төрле төрләре буенча тренировкалар, "Аҗаган" хәрби-кыр уены, видео-батл, бию батлы, учак янында чаралар көтә. Биш тапкыр ашату каралган.

Теркәлү өчен түбәндәге телефон номеры буенча язарга яки шалтыратырга кирәк: 89196226111 - лагерь башлыгы.
? Заявка бирү өчен кирәк булачак: медицина тикшерүе, документлар пакеты (бала һәм ата-ана паспортының күчермәсе, туу турында таныклык, медицина полисы, страховка) һәм гариза.