Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Яшьләр үзәгендә беркемгә дә күңелсез түгел

Тормышларын якты хис-кичерешләр белән баету, кәефләрен күтәрү, көндәлек ыгы-зыгыдан арыну өчен питрәчлеләр Ленино-Кокушкино авылында урнашкан район яшьләр үзәгенә йөриләр.

Хәзерге вакытта үзәктә 10 иҗат студиясе һәм биш спорт секциясе эшли, аларга 350гә якын кеше йөри.
Хәзер биредә капиталь ремонт бара. Эшләр инде төгәлләнеп килә, тиздән питрәчлеләр яңартылган бинаның уңайлыгы белән тулысынча хозурлана алачаклар.
- Бездә хәзер бик иркен, якты һәм җылы, - ди яшьләр үзәге директоры Ольга Макарова. – Хореография студиясе дә, тренажер залы да, түгәрәкләр үткәрү өчен бүлмәләр дә эшли инде. Спорт залында идәнне буйыйсы, тамашачыларны тагын да сөендерсен һәм залга матурлык бирсен өчен сәхнә киемнәре сатып аласы гына калды.
Көннең беренче яртысында клубта вакытларын яшь әниләр үткәрә, “Сударушка” фольклор коллективы яңа программаны кабатлый. Яшьләр үзәге хезмәткәрләренең үз эшләре – алар булачак чараларга идеяләр уйлап табалар һәм сценарийлар язалар. Көннең икенче яртысын исә коллективларга багышлыйлар. Алар арасында “Варенька” фольклор ансамбле, “Карамельки” вокал студиясе һәм “Гармония” ансамбле, “Маска” театр студиясе, “Бусинка” һәм “Мечта” хореография студияләре, иреклеләр үзәге, “Җиңү волонтерлары” иҗтимагый берләшмәсе бар. Шуны әйтергә кирәк, бу төркемнәрдә олылар да, балалар да, яшьләр дә бар.
Катнашучылар, үз чиратларында, иҗади җитәкчеләрен Халыкара, Бөтенроссия һәм республика конкурсларында уңышлары белән сөендерәләр. Бүлмәләрнең берсендә грамоталар, дипломнар, кубоклар өчен махсус стеллаж куелган. Күп санлы бүләкләргә ия булучы талантлар арасында – “Карамельки” вокал ансамбле һәм вокалчы Алина Минһаҗева. Ул узган ел да үз портфолиосын шактый тулыландырган. Аның иң якты казанышларының берсе – Сочи шәһәрендә узган “Кара диңгез йолдызлары” Халыкара фестиваль-конкурсында җиңү. Узган ел җырчылар, биючеләр, яшьләр хәрәкәтләре һәм аларның педагоглары күп сандагы бүләкләргә ия булды. Ә “Гармония” вокал ансамбле “Ватан” республика конкурсының зона турында беренче урын алды һәм шулай ук “Безнең Заман” эшче яшьләр фестивалендә беренче тапкыр чыгыш ясады, ә күптән түгел “Аларның исемнәре мәңге күңелләребездә сакланыр” проекты кысаларында, “Без Ватаныбыз белән горурланабыз!” район фестивалендә “Бөек Ватан сугышы турында иң яхшы җыр” номинациясендә беренче урын алды.
Спортчыларга килгәндә, алар ялларын тренажер залында үткәрәләр, ә ремонт эшләре төгәлләнгәч, спорт залында волейбол һәм баскетбол, өстәл теннисы, милли көрәш буенча секцияләр эшли башлаячак.
Яшьләр үзәге тормышы бер урында гына тормый, һәрвакыт төрле акцияләр, конкурслар, чаралар үткәрелә. Әйтик, хәзер 45 бала “Питрәч йолдызчыгы” конкурсында катнаша. Ә тиздән “Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” акциясе старт алачак, анда “Җиңү волонтерлары” иҗтимагый берләшмәсе һәм иреклеләр үзәге актив катнашачак.
Алар яңа эш юнәлешләре ачарга, тематик форумнар, күргәзмәләр, мастер-класслар, семинарлар, лекцияләр һәм курслар үткәрергә планлаштыра.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса