Яшьләргә юл бир!
Питрәчкә махсуслаштырылган “14..30” автобусы килде, аның белән бергә - диджейлар, яшь җәмәгатьчеләр һәм яшь министрлык командасы вәкилләре. Мондый акцияне ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы ярдәмендә “Татарстан яшьләре” иҗтимагый хәрәкәтендә уйлап тапканнар. Ә акциянең исеме “14..30” - акциядә 14 яшьтән 30 яшькә кадәр булган яшьләр катнаша дигәнне аңлата.
“Татарстан яшьләре” иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре килгән автобусны “Пластилин” хореография ансамбле балалары каршы алды. Район башлыгы Илһам Кашапов та үзенең сәламләү сүзен җиткерде, ул яшь буынның район һәм илнең киләчәге үсешендә мөһим роль уйнавын билгеләп үтте. Шуңа күрә республикада һәм Питрәч районында яшьләр сәясәтенә аерым игътибар бирелә.
– Без сезгә өметләнәбез һәм таянабыз, сезнең көчегезгә ышанабыз, - дип өстәде ул.
Акция барышында яшьләр өчен төзелгән объектлар турында ачык фикер алышулар, яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов һәм район җитәкчелеге катнашында дискуссияләр һәм дебатлар узды. Балалар ачыктан-ачык, формаль булмаган шартларда үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә һәм безнең районны төзекләндерү буенча үз бәяләрен һәм тәкъдимнәрен әйтә алдылар. Әлеге чарада балалар, яшүсмерләр һәм авылның яшь белгечләре катнашты.
Нинди объектлар кирәк? Районда нәрсә җитми? Ни өчен яшьләр читкә китәргә омтыла, яки, киресенчә, аларны туган якларында нәрсә бәйләп тота?
- Питрәчтә караоке яки компьютер уеннары уйнау өчен, дуслар белән очрашу һәм вакытны мәдәни яктан күңелле үткәрү өчен урын булсын иде, - дип фикерләре белән уртаклашты Питрәч мәктәбе укучысы Роберт Миңнуллин.
Күпчелек балаларның сүзләренә караганда, алар мәдәният һәм спорт өлкәсендә күбрәк яңа юнәлешләр күрергә телиләр.
- Мин күп кенә чараларда катнаштым, әмма мондый форматтагы очрашу бездә беренче тапкыр үткәрелә. Миңа ул бик ошады, бигрәк тә автобус үзе. Миңа сорашып белешүдә катнашу кызык булды, мондый аралашу форматы безнең уртак эш башкаруыбыз белән якынайта, - дип сөйләде безгә «Җиңү волонтерлары» иҗтимагый хәрәкәтендә катнашучы Данил Сорокин.
Әлеге сораштыру нәтиҗәләре буенча яшьләр аудиториясен формаль булмаган социологик тикшерү планлаштырыла. Ә аның нәтиҗәләре Мәдәният министрлыгы һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы өчен перспективалы проектлар һәм программаларның нигезе булачак.
- Без яшьләр белән нәкъ шулай аралашырга кирәк дип уйлыйбыз - актуаль форматта, модалы мәйданчыкларда, бер дулкында булырга кирәк. Бүген Питрәч - без килгән беренче район. Яшьләр белән аралашу, Яшьләр министрлыгы һәм район җитәкчелегенә нинди теләкләр барлыгын белү өчен барлык 45 муниципалитетны йөреп чыгарга планлаштырабыз. Без бу очрашуны шактый андеграунд итәргә тырыштык һәм бу автобусны арт-объект буларак уйлап таптык. Аны район саен буйыйачакбыз һәм һәркем анда үзенең истәлекле рәсемен калдыра алачак, - дип сөйләде “Татарстан яшьләре” хәрәкәте вәкиле Алла Абросимова.
ТР яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов та киләчәккә планнары белән уртаклашты. Ул «14..30» акциясеннән тыш, “Безгә барыбер түгел” яшьләр акциясе узачагы турында сөйләде.
– Дөньяны үзгәртү һәм аны яхшырак итү өчен бердәнбер мөмкинлек - район һәм тулаем республика тормышында актив катнашу, - дип билгеләп үтте ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа