Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

"Җылы сүз һәм игътибар беркайчан да артык булмый”

Безнең даими әбүнәчебез Ирина Волкова безгә редакциягә район суд приставлары бүлеге башлыгы Илзирә Илгизәр кызы Зарипова турында мәкалә җибәрде. “Үз эшендә профессионал, тәҗрибәле, таләпчән, әмма һәрвакыт ярдәмчел, теләсә кайсы мәсьәләне хәл итүдә ярдәм итәргә әзер. Хезмәттәшләре турында бары тик уңай фикер генә әйтә, һәркем турында барысын да белә кебек. Әмма аның үзе турында бик күпләр белми”, - дип яза автор. Сезнең игътибарыгызга аның хатын тәкъдим итәбез.

Илзирә Зиннәтовларның тыйнак, тату, хезмәт сөючән гаиләсендә икенче бала булып үсә. Аның әнисе Минзифа Мөхәммәт кызы мәдәният институтын тәмамлаганнан соң, пенсиягә чыкканчы үзәк китапханәдә комплектлау бүлеге мөдире булып эшли, әтисе Илгизәр Мингали улы әйләнә-тирә мохитне саклау буенча җаваплы вазифа башкара, аның контроле астында дүрт район: Питрәч, Лаеш, Теләче, Саба районнары була. Пенсиягә чыккач, башка, тынычрак эшкә күчә.
Алар өч бала тәрбияләп үстерәләр, аларга лаеклы белем бирәләр. Барысы да төрле тармакларда мөһим вазыйфалар үтиләр. Ата-ана йортын да онытмыйлар. Бәйрәм, ял көннәрендә әти-әниләре, якыннары белән булырга тырышалар.
Илзирә Илгизәр кызы әти-әнисеннән хезмәт сөючәнлек, мәхәббәт, бер-береңне кайгырту, якыннарыңа гына түгел, ә тирә-юньдәгеләргә дә игътибар, хөрмәт һәм ихтирам итү кебек сыйфатлар ала.
Ул хәйриячелек белән шөгыльләнә, әмма тыйнаклыгы аркасында бу турыда сөйләргә яратмый. Эш белән мәшгуль булуына карамастан, авыруларга, өлкәннәргә, ятим балаларга даими ярдәм итәргә дә вакыт таба.
Инде күп еллар дәвамында берничә өлкән яшьтәге авыру хатын-кыз янына килә. Бу хатын-кызларның барысы да гаиләсез түгел. Аларның үз балалары бар, ләкин алар ерак яши, яки ата-аналарына карата үз вазыйфаларын үтәмиләр диярлек. Шулай да була. Әлбәттә, бу кешеләргә социаль хезмәткәрләр дә беркетелгән. Әмма Илзирә Илгизәр кызының мөлаемлыгы, ихласлыгы, эчкерсезлеге аларга тормышның яхшы якларын да күрергә мөмкинлек бирә. Еш кына ул әнисе Минзифа Мөхәммәт кызы һәм әтисе Илгизәр Мингали улы белән дә аларның өйләренә күчтәнәчләр белән бергә җылылык, мәхәббәт алып килә. Алар аны хуплыйлар һәм үзләре дә бу эштә катнашалар. Мәчеткә дә бүләкләр алып килергә онытмыйлар. Бу изге эш.
Балалар Илзирә Зарипованың йөрәгендә аерым урын алып торалар. Ул дәвалауга мохтаҗ булган кешеләргә битараф кала алмый, аларга даими ярдәм итә. Илзирә Питрәч интернат-мәктәбенең еш кунагы. Ул анда җиләк-җимеш, яшелчә, тәм-томнар алып бара. Аңа: “Илзирә Илгизәровна, дәүләт бу балалар турында яхшы кайгырта, аларны тәрбияләү өчен шактый акча бүлеп бирелә бит”, - диләр. Ул, гадәттә, елмаеп: “Җылы сүз һәм игътибар беркайчан да артык булмый”, - дип җавап бирә. Аның белән ничек килешмисең инде? Ул хаклы.
Менә шундый ул  Илзирә Илгизәр кызы Зарипова - энергияле, тәҗрибәле җитәкче һәм ачык күңелле, олы йөрәкле кеше. Эштәге җаваплылык һәм теләсә кайсы вакытта башка кешеләргә ярдәм итү – аның тормыш  мәгънәсе. Ул үзе: “Вакыт тиз үтә һәм кайчагында  бу тормышта нинди игелекле эш-гамәлләр кылуың турында уйланасың? Шуңа  да  мин яхшылык эшләргә ашыгам", - ди.
Янәшәбездә  менә шундый игелекле кешеләр  яшәвен һәркем белергә тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса