Үзара салым программасы Питрәч районында уңышлы эшли
Надеждино авыл җирлегендә яшәүчеләр анда һәрвакыт актив катнашалар. Бу ел да искәрмә булмады.
Бу авыл җирлеге өч авылны берләштерә, аларда 300дән артык кеше яши, шуларның 255е - Надеждино авылында.
Хәзер юлларны төзекләндерү бара.
Надеждинода Космонавтлар урамындагы соңгы метрларга вак таш җәйдек. Эшкә өч КамАЗ машинасы һәм бер грейдер җәлеп ителде. Аркатау һәм Урта Ия авылларында 2,5 километр озынлыктагы юлларны ремонтлап бетерәсе бар. Быел 114,5 мең сум акча җыйдык, аңа республика акчасы да өстәлде. Бездә алдагы елларда да күп эш башкарылды. Су башнясы һәм чишмәләр ремонтланды, урам утлары, балалар өчен уен мәйданчыгы төзелде, - дип сөйләде җирлек башлыгы Искәндәр Галәветдинов.
Алга таба планда - Аркатау һәм Урта Иядә юллар төзелешен тәмамлау, ә Надеждинода чишмәне төзекләндерү.
Төзекләндерү эшләре башка юнәлешләр буенча да алып барыла. Тиздән балалар мәйданчыгы янында спорт мәйданчыгы да барлыкка киләчәк. Аны грант конкурсында откан 200 мең сумга төзиячәкләр. Шулай ук «Авыл кибете» республика программасы буенча яңа модульле кибет төзелә башлады.
Авыл яхшы якка үзгәрә, шуңа күрә яңа йортлар калкып чыга, кешеләр шәһәрдән монда яшәргә кайта. Анатолий Поспелов һәм Винер Саттаров элек Казанда яшәгәннәр, хәзер туган якларына әйләнеп кайтканнар.
Без Космонавтлар урамында яшибез. Безнең йортлар түбәнлектә урнашкан. Яңгырлардан соң көз һәм яз айларында безгә үтеп кереп булмый иде. Машиналарны берничә атна күрше урамнарда калдырып йөрдек. Кунакларга да килү уңайсыз иде. Хәзер юл төзекләндерелгәннән соң бик уңайлы булачак, - диләр алар.
Флера Җәләлиева гомер буе җирле фермада бозау караучы булып эшләгән, хәзер лаеклы ялга чыккан.
Соңгы елларда кешеләр көнкүреше өчен күп нәрсә эшләнә. Бүген яңа кибет төзи башлауларын күреп бик сөендек. Авылда бер генә кибет бар иде, хәзер икенчесен ачалар. Димәк, товар һәм азык-төлекне сайлау да зур булачак, - дип билгеләп үтте ул.
Белкино һәм Кибәк Иле авыл җирлекләрендә дә үзара салым акчасына юллар ремонтланды. Барлык халыкның 90 проценттан артыгы үз өлешен кертте. Белкинода Слободская урамында 280 метр юлга вак таш түшәлгән. Чертово авылында Хлебная урамында 60 метр юлга бут җәелгән. Шулай ук Кибәк Илендә Ключевая урамында бут һәм вак таштан 170 метр һәм Садовая урамында 51 метр юл салынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа