Үзем авылда яшәргә теләдем
Яшь буын – илебезнең киләчәге. Аларга зур өметләр баглана, алар алдына зур бурычлар куела. Ләкин шәһәр яшьләре һәм авылда яшәүче егетләр-кызлар үсеш өчен бертөрле башлангыч мөмкинлекләргә ияме икән? Бүгенге көндә авыл яшьләре белем алып кире туган җирләренә кайтырга ризамы? Хөрмәтле укучыларыбыз, без сезне районыбыз авылларында яшәп хезмәт куючы иң алдынгы яшь белгечләребез һәм хезмәткәрләребез белән таныштыруны дәвам итәбез.
“Ветеринар – вазыйфа түгел, ә сәләт”
Хайваннар табибы һөнәре иң борынгы һәм иң шәфкатьле һөнәрләрнең берсе. Көндәлек хезмәтләре белән ветеринария медицинасы хезмәткәрләре хайваннарның сәламәтлеген саклауны тәэмин итәләр һәм кеше сәламәтлеге сагында торалар. Бу һөнәр хайваннарга карата мәхәббәт белән бәйле һәм шуңа күрә аны күңел кушуы буенча сайлыйлар. Бу һөнәрдә җаваплылык, пөхтәлек, максатчанлык кебек сыйфатлар мөһим. “Ак Барс” кошчылык комплексы ҖЧҖнең хайваннар табибы Алена Садыйкова нәкъ шундый сыйфатларга ия.
- Әти-әнием Питрәч районыннан. Алар бераз Казанда яшәп алганнар, шул вакытта мин туганмын. Шуннан соң без кире районга кайттык. Мәктәпне дә монда тәмамладым, - ди ул.
Ветеринариягә тартылуын Алена инде балачакта ук аңлаган. Кечкенәдән ул хайваннарны дәвалау һәм аларның тормышларын саклап калу турында хыялланган. Шуңа күрә, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенә укырга керергә булган.
- 2011 елда укуны тәмамладым һәм, әнием монда 28 ел дәвамында эшләү сәбәпле, кошчылык фабрикасына эшкә килергә булдым. Башта сугым бүлегендә хайваннар табибы булып эшләдем, соңыннан 2 нче бройлер бүлеге табибы итеп билгеләделәр. Аннары декрет ялына киттем. Бүгенге көндә мин дүртенче бройлер бүлегендә хайваннар табибы булып хезмәт куям, - дип сөйләде ул үзе турында.
Үз һөнәрен чынлап торып яраткан кеше белән аралашу күңелле. Кеше бәхетле булганда, аның күзләре җылы нур сибеп тора, ә йөзе елмаюдан балкый. Аленаның да шулай, ул бу хезмәтендә юкка гына түгел, эше аңа рәхәтлек бирә.
- Аеруча кечкенә чебиләрнең йомыркадан чыгуы ошый. Алар шундый күп һәм кечкенә, йомшак. Мин үз эшемне бик яратам һәм кешеләр өчен яхшы продуктлар җитештерә алуыбызга бик шатмын, - ди ул.
Һәр һөнәрнең үз авыр яклары бар. Алена исә, кешеләр белән эшләве авыррак булыр иде дип саный, ә кошчылык аның күңеленә якынрак икән.
Ул бүлектәге эшчәнлек белән генә чикләнеп калмый, шулай ук төрле конференцияләрдә дә катнаша.
- Хайваннар баш табибы безнең үзебезнең белем дәрәҗәбезне һәм компетенциябезне күтәрүебез өчен тырыша. Шуңа күрә без еш кына төрле укулар узабыз, күптән түгел конференциягә дә барып кайттык.
Барлык буш вакытын Алена гаиләсе белән үткәрә.
“Туган җиремне яратам, нәселем белән горурланам”
Гаилә кыйммәтләре бик зур әһәмияткә ия, чөнки нәкъ менә алар аша безнең балалар киләчәккә карый. Бүгенге көндә яшьләрнең күбесе авылдан китәргә омтыла, чөнки зур шәһәр бик күп мөмкинлекләре белән җәлеп итә. Әмма алар арасында һәрвакыт туган төбәгенә тугрылык саклаган яшь егетләр һәм кызлар да бар. Мәсәлән, “Ак Барс” кошчылык комплексы ҖЧҖнең үзәк ремонт мастерское механигы Айрат Минголов.
- Гомер буе Ленино-Кокушкино авылында яшим. Әтием тумышы белән шушы авылдан, ә әнием Чистай районыннан килгән. “Ак Барс” кошчылык комплексы ҖЧҖнең үзәк ремонт мастерскоенда механик булып эшлим. Бу вазыйфада - 2010 елдан. Бирегә мин гади эшче булып килдем, монтажчы позициясендә эшләдем, җиһазлар җыю белән шөгыльләндем. Без җиргә урнаштырылган корпусларны җыйдык. Анда мин бер ел эшләдем һәм мине газогенераторларга хезмәт күрсәтү бүлегенә, мастер итеп куйдылар. Бу позициядә мин озак тормадым – 3 нче бройлер цехы механигы вазыйфасына күчтем. Ә соңыннан бу бүлекләрне берләштерделәр. Элек безнең һәр бройлер мәйданчыгында аерым механиклар бар иде. Ә хәзер мин үзәк ремонт мастерское механигы. Һәм бу мәйданчыкларны ремонтлау буенча җаваплы. Бу фабрикада Испания, Голландиядән кайтарылган Европа җиһазлары белән урнаштырылган кош кетәкләре бар. Аларның биштән артык төрле һәм һәркайсының үз үзенчәлекләре һәм запас частьлары бар. Даими рәвештә ремонт, көйләү таләп ителә, чөнки бу даими процесс. Безгә белгечләр килде һәм безгә эшнең нечкәлекләре турында җентекләп сөйләделәр. Бергәләп без боларның барысын да өйрәндек һәм хәзер әкренләп үзебез эшлибез. Минем эшемнең максаты бар нәрсәнең төзек булуыннан гыйбарәт, гади генә әйткәндә, мин бу җиһазларны ремонтлау белән шөгыльләнәм һәм техник хезмәт күрсәтәм. Сүз уңаеннан, әтием бу фабрикада гомере буе слесарь булып эшләде. Пенсиядән соң да тагын дүрт ел хезмәт куйды.
Балачактан ук тәрбияләгән дөрес кыйммәтләр үзен белдертә. Айрат әңгәмәдә үзенең гаиләсе белән ничек горурлануын күп тапкырлар искә алды, ә хәзер ул үз гаиләсенә карата тагын да олы наз һәм кайгыртучанлык белән караганын әйтте.
- Мин хәзер гаилә кешесе һәм буш вакытымны гаиләгә багышлыйм. Тормыш иптәшем белән безнең кызыбыз бар, аңа дүрт яшь. Ә буш вакытымда мин гитарада уйныйм, бу минем шөгылем. Шулай ук мин футбол карарга һәм безнең авыл командасы “Аякс" өчен җан атарга яратам, - диде Айрат.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа