Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Куркынычсыз хәрәкәт

Өч питрәчле Казанда коточкыч юл һәлакәтендә һәлак булды

Юл һәлакәтенең сәбәпләре әлегә ачыклана.

Казанның Танковая урамында булган коточкыч юл һәлакәтендә Литрәч районыннан шофер егет һәм 21 яшьлек пассажир кыз һәлак булган. 

Авария вакытында «Лада» җиңел машинасында йөртүчедән кала ике кыз һәм егет була. Тагын бер 19 яшьлек егет һәм 17 яшьлек кыз авыр тән җәрәхәтләре ала. 

Кичә республика клиник хастаханәсендә юл-транспорт һәлакәтендә авыр тән җәрәхәтләре алган 19 яшьлек егет тә вафат булды. Хәзерге вакытта хастаханәдә авариядә зыян күргән тагын бер кыз – 17 яшьлек кыз кала. Аның торышын медиклар авыр дип бәялиләр.


Зыян күрүчеләрнең гаиләләренә ярдәм итү игълан ителде — акчаны түбәндәге телефон номеры буенча күчерергә мөмкин. 

8 (953) 999 04 30 - Светлана Сиваева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: БДД