Ул ЮИД отрядлары оешуның 50 еллыгына багышланды

Питрәчнең "Айгөл" балалар бакчасында "ЮИД белән бергә юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнәбез" темасына семинар-практикум узды.
Аның кысаларында балалар төрле ситуацияләр ярдәмендә юлны ничек һәм кайдан дөрес үтәргә кирәклеге турында белемнәрен, шулай ук маршрут транспортында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыттылар.
Чарада Питрәч районы буенча профилактика бүлеге башлыгы Илсөяр Җиһаншина катнашты.