Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Куркынычсыз хәрәкәт

Питрәч ЮХИДИ бүлеге: «Мопед һәм квадроцикл руле артына 14 яшьтән генә утырырга мөмкин»

Ничә яшьтән популяр «җәйге» транспорт чаралары руле артына утырырга мөмкин, һәм ата-аналар балаларына куып йөрергә рөхсәт итсә, нәрсә булыр?

Җәй якынлашкан саен урамнарда көннән-көн мотоцикллар, мопедлар, квадроцикллар, самокатлар һәм велосипедлар арта бара. Шунысы борчый, алар белән еш кына аяклары педальгә кадәр җитеп тә бетми торган балалар идарә итә. 
Бу транспорт чаралары йөртүче өчен дә, җәяүлеләр өчен дә куркыныч булырга мөмкин, шулай ук аларны билгеле бер яшьтән юлның билгеле бер өлешендә генә йөртергә мөмкин.

Мопедларда һәм квадроциклларда 14 яшьтән йөрергә рөхсәт ителә, юл кырыеннан гына хәрәкәт итәргә, шул ук вакытта “А” яки “М” категорияле йөртү хокукына ия булырга кирәк. Велосипедта җиде яшькә кадәрге бала махсус билгеләнгән урында олылар белән йөрергә тиеш: ата-анасы яки озата баручы белән. Җиде яшьтән 14 яшькә кадәр ул, махсус билгеләнгән урыннарда – балалар шәһәрчегендә, урманда, паркта үзе йөри ала. 14 яшеннән гомуми файдаланудагы юллар буенча йөрергә мөмкин, – дип аңлата Питрәч районы буенча Россия Дәүләт автоинспекциясе бүлегенең өлкән инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты Роман Закалов.

Әгәр ЮХИДИ хезмәткәре, руль артындагы ун яшьлек малайны туктаткан икән, әлбәттә, аңа карата эш ачылмаячак. Бала өчен ата-аналар җавап бирәчәк. Аларны балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия белән әңгәмә көтәчәк. Өлкәннәргә штраф салынырга мөмкин, сумма конкрет ситуациягә бәйле һәм бер меңнән унбиш мең сумга кадәр. Кабатланган очракта баланы балигъ булмаганнар эшләре буенча учетка куярга мөмкиннәр.

Балаң янына юл-транспорт һәлакәте урынына баруга караганда, бер тапкыр комиссия утырышына бару һәм штраф түләп котылу яхшырак. Ә мондый һәлакәтләр еш була. Шуларның берсе Питрәчтә “Дуслык” паркында булды, анда мотобайка йөртүчесе велосипед йөртүче белән бәрелешә, соңгысы җәрәхәтләнә һәм хастаханәгә эләгә. Тагын бер очрак: балалар кырда квадроциклларда  йөриләр, икесе дә зыян күргән, аларны да “Ашыгыч ярдәм” машинасы алып киткән.

– “Царево” һәм “Светлый" торак комплексларында күпләр самокатларда йөри. Юлны аркылы чыкканда аларга җәяү барырга кирәк. Алар кинәттән сикереп чыгып, машина астына эләгәләр, төрле авырлыктагы җәрәхәтләр алалар, – дип сөйләде тагын бер очрак турында Роман Закалов. – Самокатта тротуар буйлап йөрергә кирәк. Әгәр дә ул җәяүле  белән очрашса, самокаттан төшәргә һәм җәяү барырга тиеш. Электросамокатларда сәгатенә 25 километрдан артык тизлек белән хәрәкәт итәргә рөхсәт ителми, – дип билгеләп үтә ул.

Иминлекне тәэмин итүдә саклагыч экипировка да мөһим роль уйный. Шлем, тез һәм терсәкләрне саклагычларны кию җәрәхәтләнүне киметә. Әгәр шофер башы белән бәрелсә, махсус баш киеме аны баш мие селкенүеннән коткарачак. 

ГАИ хезмәткәрләре ата-аналарны үз балаларының капризларына бирешмәскә һәм аларга рөхсәт ителгән яшькә җитмичә тәгәрмәчле куркыныч уенчыклар сатып алмаска чакыра.
 

Юл кырыеннан барганда, һичшиксез, автомобильләр  белән бер юнәлештә хәрәкәт итегез. Әгәр сез җәяүле икән, ул чакта хәрәкәткә каршы яктан барырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: ГИБДД