«Кощаковский» АХП» ҖЧҖ антирейтингның лидеры булды
Юл хәрәкәте иминлеге буенча Татарстан Хөкүмәт комиссиясе шоферлары даими рәвештә юл йөрү кагыйдәләрен боза торган оешмаларның антирейтингын төзеде. Исемлеккә Питрәч районында теркәлгән биш предприятие кергән.
10 айдагы мәгълүматларга караганда, иң күп хокук бозулар «Кощаковский» АХП» ҖЧҖдә – 308. Аннары «Агроторгсервис» ҖЧҖ (176), «СК Брикс» ҖЧҖ (139), «СЛС Технология» ҖЧҖ (134) һәм «СК Панорама» ҖЧҖ (131).
Комиссия предприятие җитәкчеләрен хезмәткәрләрнең юл йөрү кагыйдәләрен үтәвенә контрольне көчәйтергә чакыра.