Юл хәрәкәте иминлеге буенча муниципаль комиссия мәгълүматлары буенча
Питрәч районы җәмәгать судьясы карары белән Көек авылыннан Лялюк П.В. һәм Казан шәһәреннән Вәлиев А.Ф. РФ КоАП 12.26 статьясының 1 часте буенча машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителделәр – алар транспорт чарасы белән идарә итүченең медицина тикшерүе узу таләпләрен үтәмәгән.
Ир-атларга 30 мең сум күләмендә штраф һәм ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү билгеләнде.