Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Куркынычсыз хәрәкәт

Питрәч район ашыгыч хезмәтләрнең юл транспорт вакыйгалары урынына чыгуы буенча “кызыл зонада”

Питрәчтә район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллин рәислегендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясе утырышы узды

Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча ЮХИДИ бүлеге  башлыгы Рәмис Аллямов агымдагы елның җиде ае нәтиҗәләре буенча район территориясендә 33 юл-транспорт һәлакате теркәлүе турында сөйләде. Аларда 5 кеше һәлак булган һәм 40 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Узган ел белән чагыштырганда юл-транспорт һәлакәтләре саны кими. 4 авария балалар белән бәйле.

- Бер авария "Царево" торак комплексында булды. Бала самокатта тиешле булмаган урында юлга чыккан. Балалар  барыбыз өчен дә кадерле! Шуңа күрә барлык ата-аналарны юлларда аеруча игътибарлы булырга чакырабыз, – дип мөрәҗәгать итә Рәмис Аллямов. 

Альберт Хәбибуллин сүзләренә караганда, безнең район ашыгыч хезмәтләрнең  юл-транспорт һәлакәте урынына чыгуы буенча «кызыл зона»да урнашкан. Аварияләрдә кешеләрнең яртысыннан артыгы ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче һәлак булган.  Аварияләрнең 75 проценты  бик еракта булган. Шуңа күрә табиблар тиз арада беренче ярдәм күрсәтә алмаган. Әлеге проблеманы хәл итү өчен Көектә табиб-амбулатория пункты ачу планлаштырыла, анда ашыгыч медицина ярдәме станциясе бүлеге дә каралган. Бу пункт кайбер  чакыруларны үз өстенә ала һәм табиблар юл-транспорт вакыйгасы урынына тизрәк  барып  җитә алачак.
Альберт Хәбибуллин район үзәк хастаханәсенә башка район хастаханәләре белән хәбәрләшеп эшләргә тәкъдим итте.
- Әгәр дә юл-транспорт һәлакәте район чигендә булса, алар тизрәк барып җитәчәк, чакыруны аларга тапшырыгыз. Безнең төп максат - зыян күргәннәргә мөмкин кадәр тизрәк беренче ярдәм күрсәтү, - диде ул.
Шулай ук утырышта  авыл җирлекләреннән һәм район халкыннан берничә мөрәҗәгать буенча фикер алыштылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: БДД