Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Куркынычсыз хәрәкәт

Питрәч районында кабат исерек килеш йөргән машина йөртүчене 1 елга шартлы рәвештә хөкем иттеләр

Шулай ук аңа 3 ел машина йөртүче буларак эшкә урнашырга ярамый.

Исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен хөкем ителгән шофер янә исерек килеш руль артына утыра. Аны юлда торак комплексны саклау хезмәткәрләре туктата. Шоферның аек булмавында шикләнеп, алар ЮХИДИ хезмәткәрләрен чакырта. Медицина тикшерүе машина йөртүченең чыннан да, исерек булуын күрсәтә.

Питрәч район суды бу җинаять эшен тикшергәннән соң машина йөртүчене гаепле дип таныган һәм шартлы рәвештә 1 елга ирегеннән мәхрүм иткән. Шулай ук аңа 3 ел транспорт чаралары белән идарә итүгә бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнергә ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: БДД