Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Куркынычсыз хәрәкәт

“Тонировка” яратучылар колагына

Питрәч юлларында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре рейдлар үткәрә. Алгы тәрәзәләре тонировкаланган транспорт чаралары белән идарә итүче машина йөртүчеләрне ачыклыйлар.

- Транспорт чараларының яктылык үткәрүчәнлеге 70 проценттан да ким булмаска тиеш. Әгәр бу норматив үтәлмәсә, транспорт чарасында йөрү тыела, - дип ассызыклый Питрәч районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Вячеслав Цыганов. Беренче карашка тонировкаланган тәрәзәләр җитди юлтранспорт һәлакәтләренә китерергә мөмкин. Чөнки авто салонында караңгы, күз күреме начарлана. Кагыйдә бозучыларны транспорт чарасы белән алга таба идарә итүгә юл куймау турында кисәтәләр һәм аларны нормативларга туры китерүне таләп итәләр. Кагыйдә бозу кабатланган очракта, машина йөртүчегә 500дән 1000 сумга кадәр штраф яки 15 тәүлеккә кадәр административ арест яный. Ел башыннан 143 кеше административ җаваплылыкка тартылган. Район юлларында 498 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 9 кеше һәлак булган, 36 кеше зыян күргән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса