Юл хәрәкәте иминлеге буенча муниципаль комиссия чираттагы кагыйдә бозучылар турында мәгълүмат бирде.
Питрәч районы җәмәгать судьясы карары белән Сираҗиев М.Т. исерек хәлдә транспорт белән идарә иткәнее өчен РФ КоАП 12.8 статьясының 1 частендә каралган хокук бозуда гаепле дип табылды.
Ир-атка 30 мең сум күләмендә штраф һәм ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү билгеләнгән.