Ярты елда Питрәч районында 643 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Куркынычсыз хәрәкәт

Ярты елда Питрәч районында 643 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән

Шуларның алтысы һәлак булучылар белән

Агымдагы елның алты аенда район территориясендә 643 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның алтысы һәлак булучылар белән (узган елның шул чорында – 1). Ягъни узган ел белән чагыштырганда һәлак булучылар саны бишкә арткан. 28 юл-транспорт һәлакәтендә юл хәрәкәтендә катнашучылар тән җәрәхәтләре алган. Зыян күрүчеләр саны узган ел белән чагыштырганда икегә, 33тән 31гә кадәр кимегән.

11 юл-транспорт һәлакәте (аларда өч кеше һәлак булган) безнең район территориясе буенча уза торган “Волга” М-7 трассасында булган. 10 юл-транспорт һәлакәте АрышхаздаТагашево-Обухово республика әһәмиятендәге автомобиль юлында, Казан шәһәре һәм Кощак җирлеге чикләрендә Мамадыш тракты урамында булган. Бер вакыйга КерәшенСәрдәсе авылында җирле әһәмияттәге автомобиль юлында була, анда җәяүлене бәрдерәләр.


БДД