Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Куркынычсыз хәрәкәт

ЮХИДИ хезмәткәрләре нинди очракта транспорт чарасын тартып алырга мөмкин

Очракларның тулы исемлеген тәкъдим итәбез

Безнең район буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлегенең өлкән инспекторы Роман Закалов юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан автомобильләргә вакытлыча арест салу очракларын санап үтте.

“ДОКУМЕНТЛАРЫГЫЗНЫ КҮРСӘТЕГЕЗ” ЯКИ ХОКУКСЫЗ ИДАРӘ ИТӘСЕЗ

– Машина йөртүчеләрне туктатканда, беренче чиратта, машина йөртү таныклыгы булу-булмавын тикшерәбез. Әгәр дә сез машина йөртә белсәгез дә, рәсми документыгыз булмаса, руль артына утыру катгый тыела. 2023 елда район юлларында хокуксыз йөрүче 39 кеше ачыкланды. Мондый хокук бозучыларга 5 меңнән 15 мең сумга кадәр штраф һәм автомобильне тартып алу яный. Әгәр машина йөртүче һәм хуҗасы төрле кешеләр икән, икенче кеше дә транспорт чарасын идарә итәргә хокукы булмаган кешегә тапшырган өчен җаваплылыкка тартылачак. Аңа 30 мең сум штраф яный.

Шулай ук элек машина йөртү таныклыгы булган, әмма вакытлыча алардан мәхрүм ителгән 22 кеше руль артына утырган, болай эшләргә ярамый.

“ТОРБАГА ӨРЕГЕЗ ӘЛЕ” ЯКИ РУЛЬ АРТЫНА ИСЕРЕК КИЛЕШ УТЫРГАНСЫЗ

– 2023 елда 118 кеше исерек килеш руль артына утырган. Мондый очракта да машиналарны алып китәләр, ләкин икенче көнне иртән, шофер айныгач, хуҗасына кире кайтаралар. Исерек килеш машина белән идарә иткән өчен 30 мең сум штраф салырга һәм әгәр түләү күрсәтелгән срокларда башкарылмаса, транспорт чарасын конфискацияләргә мөмкиннәр.

Әгәр машина йөртүче икенче тапкыр исерек килеш эләксә (бер ел эчендә андыйлар 12 кеше булган), аңа карата җинаять эше кузгатыла. Закон бозучы машинаны суд карары чыкканнан соң гына алачак, яки беркайчан да алмаячак, чөнки автомобильне дәүләт хисабына конфискацияләргә мөмкиннәр.

“МАШИНАГЫЗНЫ ЭВАКУАТОР АЛЫП КИТТЕ” ЯКИ АНЫ ДӨРЕС УРЫНГА КУЙМАГАНСЫЗ

- 2023 елда безнең районда ашыгып, игътибарсызлык яки юл хәрәкәте кагыйдәләрен белмәү сәбәпле, дүрт шофер техникасын тиешсез урынга куйган. Әгәр дә сез машинагызны “Машина кую тыела” билгесе булган урында калдырсагыз, моның өчен 1500 сум түләргә туры киләчәк. Бу суммага эвакуатор хезмәте һәм штрафстоянкада булган вакыт өчен сәгатьлек түләү дә өстәлә.

БУРЫЧЫҢ БУЛСА МАШИНАГА АРЕСТ САЛЫНА

- Машина – арзан булмаган күчемсез милек. Узган ел дәүләт алдындагы бурычы аркасында сигез питрәчле машинасыннан колак каккан. Транспорт чарасын алу процедурасы суд приставлары белән бергәлектә башкарыла.


Сорау-җавап

– Мин машина сатып алдым, әмма машина йөртү хокукы алганчы, анда абыем йөри. Әгәр дә ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозса, миңа моның өчен нәрсә була? – дип кызыксынды бер әбүнәчебез.

– Сез транспорт чарасы хуҗасы. Димәк, сез аның өчен җаваплы. Әгәр дә абыегыз юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозса, мәсәлән, исерек килеш руль артына утырып, аны тотсалар, сезгә дә транспорт чарасын исерек шоферга ышанып тапшырган кеше буларак штраф яный, – дип аңлатты Роман Закалов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: БДД