Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Куркынычсыз хәрәкәт

Питрәч районында юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясе утырышы узды

Фикер алышулар вакытында кешеләр һәлак булган юл вакыйгаларына аерым игътибар бирелде.

Беренче фаҗига М-7 трассасында була. “Сканиа” йөк машинасы йөртүчесе юлда туктаган “Ситрак” автомобиле составындагы ярымтагылмага бәрелә һәм нәтиҗәдә тән җәрәхәтләре ала, эчке органнары өзелә, кабыргасы сына. “Ситрак” һава шартлары начар булу сәбәпле, хәрәкәт итү кыенлыгы аркасында юлда туктаган була. Зыян күрүчене Казан хастаханәсенә алып китәләр. Шул ук көнне кич белән ул вафат була.

27 гыйнварда Тагашево-Обухово автоюлында ир-ат һәлак була. Ул КИА машинасында каршы як полосага чыга һәм каршы яктагы МАН йөк автомобиле белән бәрелешә. Ачыкланганча, аның Лаеш районыннан эштән өенә кайтып барышы булган.

– Авария булган урынга хатыны килде. Аларның туй көннәренең еллыгы булуын әйтте. Ашыккан булуы мөмкин, – дип аңлатма бирде Питрәч районы буенча Дәүләт автоинспекция бүлекчәсе башлыгы Рәмис Аллямов. Шоферлар сүзләренчә, КИА машинасы каршы як полосага чыга, ике-өч машинаны узып китә, ләкин үз полосасына күчәргә өлгерми, машинаны борып ала һәм фура астына килеп керә. Бәрелеш көчле булган, – дип билгеләп үтте Рәмис Рәисович.

Юлның бу участогында хәрәкәт тизлеген чикләү, узу тыела билгеләре урнаштыру планлаштырыла.

ЮХИДИ бүлеге машина йөртүчеләрне бик игътибарлы булырга, үзләрен куркыныч астына куймаска, ашыкмаска, начар һава торышы вакытында ерак юлга чыкмаска чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: БДД