Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Куркынычсыз хәрәкәт

Питрәч районында машина йөртүчеләр нинди кагыйдәләрне боза?

Быел район автомобиль юлларында 586 юлтранспорт һәлакәте теркәлгән

Полиция вәкилләре белән автоинспекторлар «Казан-Шәмәрдән» автомобиль юлында «Тоннель» операциясе барышында тикшерү үткәрделәр. Машина күп йөри торган участокларның берсендә уннан артык кагыйдә бозучы машина йөртүче ачыкланды. Аларга административ протоколлар төзелде. Төп игътибарны укымаслык дәүләт номерларына, исерек хәлдә идарә итүгә, транспорт чараларының техник төзексезлегенә юнәлттеләр. Мисал өчен, шоферны документларны тикшерү өчен туктатканнар һәм аның транспортында арткы теркәлү билгеләре булмавын ачыклаганнар. Мондый кагыйдә бозу өчен биш мең сум күләмендә штраф яный. Икенче шоферның машинасында алгы ишек тәрәзәләре тонировкаланган, аңа моны шунда ук төзәтергә туры килә. Тагын ике шофер балаларны креслосыз йөрткән. Барлыгы уннан артык юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу ачыкланган. Мондый чаралар ай саен үткәрелә. Быел район автомобиль юлларында 586 юлтранспорт һәлакәте теркәлгән, шул исәптән 23 кеше зыян күргән, шуларның берсе – бала. Дүрт кеше һәлак булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: БДД