Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Куркынычсыз хәрәкәт

Татарстанда М7 юлы 2024 елда 4 полосалы булачак

Бу хакта «Волго-Вятскуправтодор» матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел Татарстанда М7 трассасында 1061-1166 км участокларны, шулай ук Иннополис районында 761+500 һәм 771+246 км участокларны, Түбән Кама һәм Чаллыны урап узу юлларын реконструкцияләүне тәмамлау планлаштырыла. Әлеге проектларны гамәлгә ашырганнан соң, республикада бөтен автомобиль юлы дүрт полосалы булачак.

Узган ел Казан янында М7 «Волга» трассасының 10 чакрымнан артыгына капиталь ремонт ясалган. Бу юлның 786+500 километрыннан 794 километрына кадәрге һәм югары интенсив хәрәкәт булган 821 километрдан 825 километрга кадәрге юл участоклары — алар буенча 1 тәүлектә 40 меңнән артык автомобиль уза.

Белгечләр 786+500 километрдан 794 километрга кадәр 7,5 км участокта ике кат асфальбетон түшәмәсе җәйде. Кисешү һәм янәшәдәге юллар да ремонтланды», - дип билгеләп үттеләр ведомствода.

Моннан тыш, эшчеләр 789 һәм 792 километрда яктыртылган күчеш-тизйөрешле полосаларга күчә торган сулга ике борылыш төзеде. Металл коймалар куйдылар, алар кара-каршы бәрелешүне булдырмаска ярдәм итәчәк.

Яңа Тура авылы янында күчеш-тизйөрешле полосалары булган ике тукталыш мәйданчыгын ремонтладылар, шулай ук павильоннарны яңырттылар һәм җәяүлеләр өчен тротуарлар ясадылар. Ике җәяүлеләр юлында светофорлар куелды.

Шулай ук 812-825 км участогындагы капиталь ремонтның өченче этабы тәмамланды. Аерым алганда, юл хезмәткәрләре трассаның 4 км (821-825) һәм 816-818 км участогында ике транспорт чишелешен ремонтладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: БДД