Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

12 яшьлек питрәчле җырлый, музыка уен коралында уйный һәм ислам нигезләрен өйрәнә

Кәримнең шөгыльләре бик күп.

Кәримнең сәхнә образы – татар милли стилендәге костюм һәм, һичшиксез, түбәтәй. / Наилә Җиһаншина фотосы.

Питрәч авылыннан 12 яшьлек Кәрим Габдуллатыйпов җырлый, музыка уен коралында уйный һәм ислам нигезләрен өйрәнә.

“Нинди талантлы малай!” – дип соклана аның чыгышын караганнан соң тамашачылар Кәрим Габдуллатыйповка. Питрәч һәм Күн авылларында узган сабантуйларда, Шәле һәм Чыты авылларында узган балалар бәйрәмнәрендә сәнгать мәктәбендә белем алучы егет иң көтелгән артист.

Бик кечкенә, әле сөйләшә генә башлаган чагында ук телевизордан ишеткән җырларны истә калдырып үзалдына кабатлап йөри торган булган ул. Әти-әнисе аның иҗади сәләтен күреп ала һәм музыкага кызыксынуын, һичшиксез, үстерергә кирәк, дип карар итә.

Малайга сигез яшь булганда, әбисе Нурзилә Гали кызы аны балалар сәнгать мәктәбенә алып бара, ләкин аны алмыйлар, буш урыннар калмаган була. Соңрак шалтыратып күңелле хәбәр җиткерәләр – бер урын бушаган.

Шул вакыттан бирле өч ел дәвамында Кәрим һәр көн дәресләрдән соң сәнгать мәктәбенә йөри, анда вокал белән шөгыльләнә һәм баянда уйнарга өйрәнә. Район мәдәният йортында “Созвездие”-“Йолдызлык” фестиваленә сайлап алу турында чыгыш ясавы дебют була. Аны һәр җирдә әнисе һәм әбисе озата йөри.

– Оныгым сәхнәдә булганда, үзем микрофон тотып торгандай борчылам. Ә Кәрим һәрвакыт тыныч, беренче тапкыр гына бераз дулкынланган иде, – диде Нурзилә Галиевна.

Аңа мондый сәләт каян килгән? Карт бабасы гармунчы булган, ә карт әбисе җырларга яраткан. “Бәлки алардан күчкәндер”, – дип уйлана туганнары. Аның репертуарында, нигездә, татар халык җырлары. Төрле масштабтагы конкурсларда һәм фестивальләрдә ул инде дистәгә якын грамота, медаль һәм кубок яулаган.

– Музыкаль яктан сәләтле, моңлы тавышлы малай, – дип билгеләп үтте балалар сәнгать мәктәбе директоры Гүзәл Моисеева. – Аның турында Зилә Сөнгатуллина: “Бу балада моң бар!” диде. Нәтиҗәгә ирешү өчен, музыкада таланттан тыш, тырышлык һәм сабырлык кирәк. Кәрим бу сыйфатларның барысына да ия һәм ул уңышларга ирешә. Ул ел саен “Сандугач-Соловей” халыкара вокалчылар конкурсында катнаша, икенче һәм өченче дәрәҗә лауреат булды, – дип билгеләп үтте ул.

Гүзәл Илфат кызы аны баянда уйнарга өйрәтә, ә вокал белән ул Казан дәүләт мәдәният институты укытучысы Ринат Гыйләҗевта шөгыльләнә.

Кәримнең көне сәгатьләп бүленгән. Иртән һәм көндез малай мәктәптә, төшке аштан соң музыка, кичен дәресләр, ә якшәмбе көннәрендә мәчеткә йөри, анда гарәп телендә язарга һәм догалар укырга өйрәнә. Быел Казан мәдрәсәсендә уздырылган конкурста катнашкан. Яшь питрәчле җиңгән һәм бүләккә велосипед алган. Шулай ук Болгарга дини тантанага барган.

Кәримнең шөгыльләре бик күп. Буш минутларында ул телефоннан картоннан эшләнмәләр ясарга өйрәтүче видеолар карарга, иҗат белән шөгыльләнергә ярата.

Ул алтынчы сыйныфта укый, киләчәктә кем буласын әле хәл итмәгән, әмма әти-әнисе дә, педагоглар да хәзерге таланты аны олы тормышта да озата барыр, дип өметләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса