Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

5 сентябрьдә Татарстан Милли музеена һәм аның филиалларына керү бушлай булачак

Бу хакта учреждениенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр

Казан халкы һәм кунаклары 5 сентябрьдә Татарстан Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай керә алачак.

Г.Тукай әдәби музеена, А.Горький һәм Ф.Шаляпин музеена, В.Ленинның йорт-музеена, М.Җәлилнең музей-фатирына, Е.Боратынский музеена, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалына һәм башкаларга керү бушлай булачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Экскурсияләргә, мастер-классларга һәм музей программаларына килүчеләрне билетлар буенча кабул итәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса