Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Керәшен Сәрдәсе авылында керәшен мәдәнияте фестивале узачак

Вакыйга ике көн дәвам итәчәк.

Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылында «Сэярфест» V республикак милли керәшен мәдәнияте фестивале узачак. 

Вакыйга ике көн дәвам итәчәк. 25 августта сәгать 10да җирле музейда Питрәч керәшеннәренең диалект үзенчәлекләре һәм милли киемнәре турында лекцияләр сериясе узачак. 18 сәгатьтә авыл мәдәният йорты фойесында Казан дәүләт аграр университеты укытучысы Павел Семенов үз китапларын тәкъдим итә.

26 августта фестивальдә катнашучылар өчен Татарстанның беренче керәшен музеенда экскурсия үткәреләчәк, шулай ук Изге Николай чиркәвенә һәм чишмәсендә булу мөмкинлеге бар.

Тамашачыларга буыннар бәйләнеше һәм Өч Спас турында театральләштерелгән тамаша күрсәтеләчәк. Республиканың төрле районнарыннан килгән ансамбльләр үзләренең иң яхшы композицияләре белән сөендерәчәк. Кунаклар өчен мастер-класслар, интерактив мәйданчыклар һәм милли уеннар әзерләнә. Чара 15 сәгатьтә Керәшен Сәрдәсе авыл мәдәният йорты территориясендә көтелә.

0+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса