Кыз II дәрәҗәле дипломга ия булды
Н.И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында Республика яшь талантлар конкурсы лауреатларын бүләкләү узды.
Җиңүчеләр арасында Ленино-Кокушкино балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчесе Аделя Гатина да бар. «Станок композициясе» номинациясендә ул II дәрәҗә лауреат дипломына ия булды.

Конкурста 10-12 һәм 13-16 яшьлек ике яшь төркемендә 4 номинация буенча 253 бала катнашты.