Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Ленино-Кокушкинодан яшь талантлар Халыкара конкурс-фестивальдә җиңү яулады

Алар «Щелкунчик»та катнаштылар

Ленино-Кокушкино авылыннан «Карамельки» һәм «Мозайка» вокал ансамбльләре «Щелкунчик» Халыкара фестиваль-конкурсының 1 дәрәҗә дипломанты булдылар. Балалар яшьләр үзәгендә шөгыльләнә. Аларның педагогы Лилия Зарипова билгеләп үткәнчә, «Мозайка» ансамбле күптән түгел, сентябрь аенда оешкан, шуңа карамастан инде уңышлары белән сөендерәләр.

- Әлеге конкурска катнашырга декабрь аенда гариза бирдек. Нәтиҗәләрне бик озак көттек һәм, ниһаять, яхшы хәбәр алдык, - ди Лилия Мансур кызы. 

Ул яшь талантларны әзерләгәне өчен Рәхмәт хаты алды.

«Укучыларның иҗади потенциалын үстерүгә биргән көчегез һәм вакытыгыз өчен сезгә рәхмәт белдерәбез", - диелә хатта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса