Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Наталья Николаевна инде 18 ел китапханәдә эшли

Хәзерге вакытта кулына китап тоткан кешене күрү сирәк күренеш. Ә менә Колай китапханәсе мөдире Наталья Хоменконың, авылда кеше аз булуга да карамастан, меңгә якын китап укучысы бар

Наталья Николаевна инде 18 ел китапханәдә эшли, анда ул 2005 елда Алабуга мәдәният училищесында студент булган вакытта килә. 

 

Мин балачактан китап укырга яраттым, үзебезнең китапханәгә еш йөрдем, – дип сөйли ул. Шул чакта  ук монда эшләргә, китаплар арасында булырга хыялландым. Вакыт узу белән балачак хыялым чынга ашты. Мин үземнең остазым дип Анна Сергееваны саныйм, ул миңа һәрвакыт ярдәм итте. Хәзер дә китап укырга яратам, бөтен буш вакытымны шуңа багышлыйм. Татар авторлары аеруча ошый, – дип билгеләп үтте әңгәмәдәшем.

Колай китапханәсе фондында 10178 китап, газета һәм журнал бар, 920 укучы исәпләнә. Китапханә 19 исемдәге газета һәм журналлар, район һәм республика басмалары ала. Төп кунаклар балалар һәм өлкән буын кешеләре. Кечеләрне әкиятләр, маҗаралар, шигырьләр, ә олыракларны мәхәббәт романнары, детективлар, фантастика, вакытлы басмалар җәлеп итә.

Китапханә бүген китаплар алу урыны гына түгел.

– Без атнага ике тапкыр төрле жанрдагы чаралар үткәрәбез күңел ачу, танып белү чаралары, кайвакыт, хәтта  театральләштерелгән күренешләр дә куябыз. Патриотик тәрбиягә дә игътибар итәбез. Күптән түгел Безнең заман геройларыбатырлык дәресе үткәрдек, махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан Виктор Кокоринны чакырдык, – дип сөйләде мөдир. – Эшем миңа бик ошый, аны  бөтен күңелемне биреп башкарам, эшебездә мөмкин кадәр күбрәк кешене җәлеп итәргә тырышам, – диде Наталья Хоменко.

Ире Андрей белән (ул бораулаучы булып эшли) алар дүрт кыз тәрбияләп үстергәннәр, алар инде үз гаиләләре белән яшиләр. Ә бишенче балалары, уллары, сигезенче сыйныфта укый. Наталья өй мәшәкатьләренә дә, оныкларын карарга да өлгерә. Авылның иҗтимагый тормышында катнаша. Колайда актив халык  яши, ди.

 

Укучылар фикере

 

Ольга Луканихина, укытучы

– Наталья Николаевна – намуслы, үз эшен яхшы белүче кеше. Ул һәркемгә карата  ягымлы, безгә китаплар сайларга ярдәм итә. Мин еш кына энциклопедия, сәнгать әсәрләре һәм тарихи әдәбият алам.

 

Дарья Козловская, мәктәп укучысы

Ул безнең өчен күп эшләр башкара: экскурсияләр оештыра, түгәрәкләр, күргәзмәләр үткәрә, аның ярдәмендә Колай тарихын өйрәнәбез. Без җырлыйбыз да, бәйлибез дә, шуңа күрә безнең китапханәдә беркайчан да күңелсез булмый, әлбәттә, бу мөдиребез  тырышлыгы нәтиҗәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса