Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Өлкән яшьтәге питрәчлеләр яшьлектәге җырларын искә алдылар

Узган атнада «КиноКадр» бинасында пенсия яшендәге кешеләр өчен «Безнең яшьлек җырлары» дип исемләнгән кич утыру булды.

Өлкән яшьтәге питрәчлеләр гитара һәм баянга үзләренең яраткан җырларын башкардылар, биеделәр.

Без өлкән яшьтәге кешеләрне социаль тормышка, мәдәни мохиткә актив тарту өчен кич утыру рәвешендә уңайлы бәйрәм оештырырга теләдек. Безнең районда ун меңнән артык пенсионер яши. Үз проектыбыз белән халыкның күп өлешен колачларга планлаштырабыз, - дип сөйләде чара турында «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге җитәкчесе Эльвира Хәйруллина.

Чара программасында районның якты йолдызлары – «Калинушка» рус халык фольклор ансамбле, атказанган мәдәният хезмәткәре Илдар Кадриев чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, иҗат яшь булып калырга ярдәм итә.

Өлкән яшьтә дә кешенең күңелендә һәрчак яз булсын. Мондый чаралар кешеләрне берләштерә. Мин үзем 45 ел мәдәният өлкәсендә эшләдем, музыканың кешеләрнең кәефенә ничек тәэсир итүен беләм, – дип сөйләде Илдар Кадриев.

Питрәчтә яшәүче Андрей Маринин мондый кичәләрдә еш катнашмый.

Минем хәзер аякларым авырта, озак йөри алмыйм. Ләкин бу очрашуга килдем, чөнки янәшәдә генә яшим. Минем яраткан җырым «Ой, цветет калина». Өйдә беркем булмаганда да, мин аны җырлыйм, кәеф күтәрелә. Концерт миңа бик ошады, - дип уртаклашты Андрей Маринин.

Чара «Питрәчнең озын гомерлеләре» проекты кысаларында үткәрелә. Шулай ук «Кайгырту» үзәге «Сәламәтлек мәктәбе» ачарга ниятли, ул үз эшен 30 сентябрьдә үк башлап җибәрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса