Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Питрәч йолдызчыгы” унсигезенче район иҗат конкурс-фестивале узды

Төп бүләккә ике конкурсант лаек булды

Питрәчтә “Питрәч йолдызчыгы” унсигезенче район иҗат конкурс-фестивале узды. Гран-прига 15 яшьлек Эльзира Яруллина һәм Ленино-Кокушкино авылыннан «Карамельки» ансамбле ия булды.
 

“МИН ИҖАТТАН БАШКА ЯШИ АЛМЫЙМ”

Эльзира Яруллина сәнгать мәктәбендә шөгыльләнә. Җиде яшендә беренче вокал дәресләрен ала башлый.

– Минем тукталып торган чакларым да булды, җырларга яратам, шуңа да иҗатка кире әйләнеп кайттым. Быел керәшен попуррие башкардым. Мондый номер милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан сайланды. Җырлар аша мин үземне күрсәтәм, кешеләргә җиткерергә теләгән фикерләремне һәм хисләремне чагылдырам. “Питрәч йолдызчыгы”нда беренче ел гына катнашуым түгел. Хәтта финалга чыктым һәм УНИКСта чыгыш ясадым. Миңа еш кына үз тормышымны вокал белән бәйләргә тәкъдим итәләр. Ләкин мин укытучы булырга, балаларга белем бирергә телим, – дип уртаклашты Эльзира Яруллина.


“БАЛАЛАРНЫҢ КҮЗЛӘРЕ ЯНЫП ТОРЫРГА ТИЕШ”

“Карамельки” ансамбле алты ел элек яшьләр үзәгендә оешкан. Хәзер анда 16 бала шөгыльләнә.

– Фестивальдә без коллектив оешканнан бирле катнашабыз. Узган ел финалга чыктык һәм суперфиналда чыгыш ясадык. Бездән еш кына: “Җиңү өчен нәрсә эшләргә кирәк?” - дип сорыйлар. “Минемчә бу, иң беренче чиратта, коллективның бердәмлегенә бәйле. Җиңәсе килгән балаларның күзләре янып торырга тиеш. Репетицияләр вакытында тырышып эшләргә кирәк, – дип саный педагог Лилия Зарипова.

БАЛАЛАРНЫ ГЫНА ТҮГЕЛ, ПЕДАГОГЛАРНЫ ДА БҮЛӘКЛӘДЕЛӘР

Педагог һәм остаз елы уңаеннан фестивальдә коллектив җитәкчеләрен мәдәният бүлеге башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр. Бүләкләнүчеләрнең берсе – Богородск авылыннан хореограф Рәсимә Сафина, аның җитәкчелегендә биш ел элек өч коллектив оешкан.

– Без әкренләп үсәбез. Минем 44 укучым бар. Тагын 15 бала бар, алар мондый фестивальләрдә катнашу өчен кечкенәләр әле. Балалар дүрт яшьтән шөгыльләнәләр. Минем максат – аларны бию белән кызыксындыру. Ә мондый фестивальләр тагын да күбрәк мотивация бирә. Балалар белән бер дулкында булырга, алар белән уртак тел табарга тырышам, алар репетицияләргә рәхәтләнеп йөриләр, – дип сөйләде Рәсимә Сафина.

“Ухтышки”, “Ялкын", “Шатлык”, “Бэмс”, “Саф”, “Юлдэнс” хореография коллективлары фестиваль спонсорларыннан зур колонкалар алдылар. Фестиваль район башлыгы Илһам Кашапов патронажы астында уза. Анда 150 бала катнашты. Барлык номинацияләр һәм яшь төркемнәре буенча призлы урыннар алган балаларга грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса