Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Питрәч район мәдәният йортында бәйрәм концерты узды

Ул Халыклар бердәмлеге көненә багышланды

Питрәчтә район мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм концерты узды.

Фойеда хәйрия ярминкәсе оештырылды. Чарада катнашучылар һәм кунаклар чәй белән сыйлана алды, өстәлләр төрледән-төрле камыр ризыкларыннан сыгылып торды. Теләге булганнар кулдан ясалган әйберләр һәм эшләнмәләр, шулай ук кышка тозланган яшелчәләр сатып алдылар. Җыелган акчалар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә юнәлдереләчәк. Район сәнгать мәктәбе укучылары да үзләренең иҗаты, сәнгать эшләре белән уртаклаштылар.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Вадим Никитин Халыклар бердәмлеге көне белән котлады.

Бәйрәм сәхнәсендә районның яшь талантлары да, олылар да чыгыш ясады. Алар арасында вокаль халык ансамбльләре, бию төркемнәре һәм студияләре, гаилә коллективлары да бар иде.

Бәйрәм үз тамашачыларына күтәренке кәеф бүләк итте.


Илшат Гайсаров фоторепортажы ⬇️

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса