Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Питрәч районы яшь гаиләләр фестивален уздыруга грант отты

Проектның максаты - гаилә кыйммәтләрен ныгыту

Районның яшьләр үзәге «ГаиләParty» район яшь гаиләләр фестивале проектын тормышка ашыруга грант отты.

Чараларны яшьләр үзәге бинасында һәм "Балачак" паркында уздырачаклар, ә төп фестиваль 8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә билгеләнәчәк. Бу фестиваль беренче тапкыр үткәрелә, әмма мондый фестивальрайонда инде биш ел дәвамында оештырыла, ул "Гаилә чыгышы" дип атала.

Проект кысаларында иҗади фестивальнең онлайн-туры планлаштырылган, анда төрле милләт гаиләләре үз халкының җырларын һәм биюләрен тәкъдим итәчәк, үз шәҗәрәләре белән таныштырачак. Шулай ук эстафета, каршылыклар полосасы белән гаилә уеннары чемпионаты, ишегалды һәм халык уеннары, гаилә иҗаты мастер-класслары, интерактив мәйданчыклар, сабыйлар йөгереше, коляскалар дефиле, яшь гаиләләр өчен гаилә консультацияләре, тиз уку дәресләре, буккросс, фотозоналар һәм туклану зоналары эше оештырылачак.

Проектның планлаштырылган нәтиҗәләре: халкыбызның мәдәни традицияләрен саклау, халык иҗаты, гаиләне берләштерү, гаиләдәге проблемаларны хәл итү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса