Яшьләр сәясәте учреждениеләре өчен республика грантлар конкурсы нәтиҗәләре буенча
Питрәч районының яшь гаиләләр фестивале 400 000 сумлык грант отты.
Фестиваль беренче тапкыр 2023 елның 8 июлендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә узачак. Хәзерге вакытта Яшьләр үзәге командасы чарага әзерләнә: катнашучылардан гаризалар җыя, онлайн-тур үткәрә һәм башкалар.
Район халкы һәм кунаклары өчен фестивальдә 4 мәйданчык эшләячәк. Фестиваль бүләкләү тантанасы, яктылык шоуы һәм дискотека белән тәмамланачак.