Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Питрәч туган якны өйрәнү музее ТР Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

Бүләкне оешма директоры Ләйсән Шәйхетдинова алды

Казан Кремле Гавами урыннарында XIX гасырның икенче яртысында - XX гасырның беренче яртысында Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче Идел буе халыкларының реконструкцияләнгән традицион киемнәрен булдыру буенча тарихи-этнографик проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре презентациясе узды.

Чарада Питрәч туган якны өйрәнү музее директоры Ләйсән Шәйхетдинова һәм Керәшен Сәрдәсе авылы музееның фәнни хезмәткәре Олег Волков катнашты. 

Семинар азагында Питрәч туган якны өйрәнү музее матди мирасны өйрәнүгә, саклауга һәм алга этәрүгә зур өлеш керткәне һәм ТРда Идел буе халыкларының традицион киемнәрен торгызу буенча тарихи-этнографик проектны уңышлы тормышка ашырганы өчен Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса